КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән.  Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум.

  2014 елның 28 мартына карата эшләр 38 муниципаль райондагы 454 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атна эчендә 58 йортта эшләр старт алган. 17 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чистай) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.

2014 елда капиталь төзекләндерелергә тиешле йортлардагы эш төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 72 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 93 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү197 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 173 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү133 йортта;

түбәне төзекләндерү – 127 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 190 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда  793 тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар буенча 11 күрсәтмә бирелгән, тиешле вакытка 7 күрсәтмә үтәлгән. Бетерелмәгән бозуларның барысы да ТР ДТИ контролендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International