2014 елның 12 мартында Лениногорск шәһәре хакимиятендә һәм 2014 елның 20 мартында Бөгелмә шәһәрендә БЗТИ инициативасы белән муниципаль оешманың башкарма комитеты, идарәче оешмаларның вәкилләре һәм күпфатирлы йортларның өлкәннәре белән киңәшмәләр булып узды.
ТР МК №1146 Карары нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү фондын булдыру ысулын билгеләү турында йортларның өлкәннәренә аңлату - әлеге киңәшмәләрдә күтәрелгән бердәнбер мәсьәлә булды.
Үткәрелгән дебатлардан соң һәм бирелгән сорауларга җаваплар алынганнан соң йортлар буенча өлкәннәрнең күпчелеге акча чараларын өлкәара оператор, ягъни “ТР ТКХ Фонды” коммерцияле булмаган оешма исәбенә күчерү карарын кабул итте.
Мондый киңәшмәләрне 2014 елның апрель ае башында Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарында да үткәрү планлаштырыла.