ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсенең Октябрьская урамы буенча 2 нче йортында “җылылык” хезмәте өчен түләүләрнең бозып хисапланганлыгын ачыклады (җылылык энергиясен куллануның гомумйорт күрсәткечләре арттырып күрсәтелгән). Материаллар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.6 статьясы нигезендә “Торак компаниясе” ҖЧҖ карата административ эш ачу мәсьәләсен карау буенча Роспотребнадзорның Татарстандагы Идарәсенә юлланды.