Мәгълүматны ачу турында

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның мартында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә  9 идарәче оешмага 2014 елның 1 апреленә кадәр күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең 2013 елгы эшчәнлеге турында мәгълүматны Татарстан Республикасының Торак фонды мониторингы системасында тулы күләмдә ачу күрсәтмәсе бирелде. Билгеләнгән вакытка 5 күрсәтмә үтәлде, калганнарының үтәлеше ТКЗТИ контролендә кала бирә.

Күпфатирлы йортларның гомуми милкен карап тоту һәм төзекләндерү буенча бер елдан да кимрәк булмаган вакыт өчен эшләр планы, үлчәү берәмлегенә карата хисаплаганда һәр эшнең (хезмәтнең) бәясе турында, кулланучылар өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешма тарафыннан куелган тарифлар хакында мәгълүмат бирелмәү факты буенча “Бриг” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры, 30 000 сум күләмендә штраф салынып, Түбән Кама шәһәре прокуратурасы карары белән Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.23.1 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә 2013 елгы эшчәнлек турында һәм шулай ук 2014 елда күпфатирлы йортларның гомуми милкен карап тоту һәм төзекләндерү буенча эшләр планы турындагы мәгълүматларны 2014 елның 1 апреленә кадәр  Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы системасында урнаштыру кирәклеге турында идарәче оешмаларга тагын бер кат җиткерелде. Бу вакыт узганнан соң үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматларны тулы күләмдә ачмаган идарәче оешмалар РФ КоАП 7.23.1 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылачаклар, аның буенча вазыйфаи затларга 30 000 сумнан алып 50 000 сумга кадәр; юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 250 000 сумнан 300 000 сумга кадәр административ штраф яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International