2014 елның 5 нче мартында Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәренең ташуга каршы комиссиясенең күчмә утырышы булып узды, анда торак фондының су басу куркынычы янаган урыннары һәм авария хәлләрен бетерү чаралары билгеләнде.
Киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Алабуга зонасы торак инспекциясе, идарәче компанияләр вәкилләре, куркыныч зонага караучы йортларның Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре катнашты.
2014 елның 5 нче мартына карата Мамадыш районы буенча ташу төшү күзәтелмәде.