Чистай муниципаль районында яшәүчеләргә җылылык өчен хисапланган түләүләрнең нигезлелеге турында

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Чистай шәһәренең Полющенков урамы буенча 18 нче торак йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатенә нигезләнеп уздырылган планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә ЧЗТИ белгечләре 2013 елның октябрь, ноябрь, декабрь айларында җылылык белән тәэмин итүгә түләүләрне хисаплауда төгәлсезлекләр китүен ачыклады.

ЧЗТИ тарафыннан идарәче оешмага җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

“Бердәм хисап үзәге” (“ЕРЦ”) ҖЧҖ алынган мәгълүматларга караганда, әлеге торак йорт буенча 2013 елның октябреннән алып 2013 елның декабренә кадәрге чор өчен җылылыкка түләүләр 147 388,07 сум күләмендә кире хисапланган (кайтарып бирелгән). 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International