КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 21 марты, җомга

2014 елның 21 мартына карата 38 муниципаль райондагы 432 күпфатирлы йортта эш башланган. Соңгы ике атна эчендә 113 йортта эшләр башланган. 13 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Баулы, Буа,  Югары Ослан, Биектау, Лаеш,  Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай) капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да эш бара.

2014 елда капиталь төзекләндерелергә тиешле йортлардагы эш төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 67 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 93 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 184 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 160 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 97 йортта;

түбәне төзекләндерү – 110 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 164 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортлар 769 тапкыр тикшерелде, 11 хокук бозу очрагы ачыкланды, тиешле вакытка 7 хокук бозу очрагы бетерелде, калганнары ТР ДТИ контролендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International