Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша исәп җайланмалары күрсәткечләрен теркәү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, элек түләнгәннәрне карау һәм квитанцияләрне бастырып чыгару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр еш керә.
Шуңа бәйле рәвештә түбәндәгеләрне аңлатып үтәбез:
Үзегезнең шәхси исәбегез белән Сез өйдән чыкмыйча гына, интернетка ялганган компьютер ярдәмендә дә идарә итә аласыз (исәп җайланмалары күрсәткечләрен теркәргә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, түләү квитанциясен бастырып чыгарырга, элек түләнгәннәрне карарга).
Моның өчен Сезгә Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/jkh) теркәлергә һәм Үзегезнең шәхси кабинетыгызны булдырырга кирәк.
Инспекция сайтында Сез Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси исәп белән идарә итү Күрсәтмәләре белән таныша аласыз.