Кукмара районы прокуратурасы, ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге вәкилләре белән берлектә, сайлап алу юлы белән, түбәләрне кардан һәм боз катламнарыннан, боз сөңгеләреннән вакытында чистартуга карата Кукмара шәһәр тибындагы бистәнең күпфатирлы йортларын тикшерде.
Ворошилов урамындагы 12 нче, 14 нче, Ленин урамындагы 132а, 140 нчы, Эшчеләр тыкрыгы урамы буенча 12 нче һәм 26 нчы торак йортларның түбәләрен гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы кардан, боз катламыннан һәм боз сөңгеләреннән чистарту буенча вакытында чаралар күрелмәгән өчен йорт белән идарә итүче оешманың (“Ремстройсервис” ҖЧҖ) вазыйфаи заты 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.