Һава температурасының кисәк җылынып китүе аркасында кар бик тиз эри башлады, бу исә йорт яны территорияләрен һәм торак йортларның подвалларын су басу белән яный.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2014 ел, №94 Карары таләпләрен үтәү максатында Түбә Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан сайлап алу юлы белән Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә районнарындагы идарәче оешмаларның су басуга каршы әзерлеге тикшерелде.
Әлеге территорияләрдә барлыгы 1543 кешелек 358 йорт су басу куркынычы янаган зонага керә, аларга авария-коткару хезмәтенең ярдәме кирәк булырга мөмкин.
Инспекция тарафыннан карамактагы муниципаль районнарның башкарма комитетларына йорт яны территорияләрен кар һәм боз катламыннан вакытында чистартуны һәм су басуга каршы чараларны вакытында үткәрүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеге турында хатлар юлланды.
Су басуны имин үткәрү өчен йорт яны территорияләрен, аңа китерүче юлларны үз вакытында кардан чистартырга кирәк. Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан сайланма рәвештә үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмаларның һәм ТМШларның су басуга каршы чараларны үткәрүе билгеле булды: кирәкле техника, су суырту механизмнары әзер, йорт яны территорияләрен кардан һәм җыентык сулардан чистарту эшләре алып барыла.
2014 елның 19 мартына карата ТКЗТИ караган районнарда күпфатирлы йортларның подвалларына су төшү очраклары ачыкланмады.