Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачуның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.09.2010 ел, №731 карары белән расланган Стандарты нигезендә идарәче оешмалар (ИК, ТМШ һәм ТТК) үзләренең эшчәнлеге турындагы түбәндәге мәгълүматларны ачарга тиешләр:
• идарәче оешма турында гомуми мәгълүмат;
• идарәче оешма эшчәнлегендәге төп финанс-хуҗалык күрсәткечләре;
• күпфатирлы йорттагы гомуми милекне карап тоту һәм төзекләндерү буенча башкарылучы эшләр, аларның бәясе, шулай ук әлеге хезмәтләрне күрсәтүнең тәртибе һәм шартлары турындагы белешмәләр;
• торак-коммуналь ресурсларга булган бәяләр турында белешмәләр.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге 2013 елгы эшчәнлек һәм шулай ук 2014 елда күпфатирлы йортларны карап тоту һәм төзекләндерү буенча эшләрнең планы турындагы мәгълүмат идарәче оешмалар тарафыннан Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы системасына 2014 елның 1 апреленә кадәр кертелергә тиеш. Бу вакыт узганнан соң үз эшчәнлекләренә кагылышлы мәгълүматларны тулысынча ачмаган идарәче оешмалар РФ КоАП 7.23.1 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Аның нигезендә вазыйфаи затларга 30 000 сумнан башлап 50 000 сумга кадәр; юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә - 250 000 сумнан башлап 300 000 сумга кадәр административ штраф каралган.