КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

2014 елның 14 мартына карата  37 муниципаль районда 396 күпфатирлы йортта эш башланган. 12 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай) капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да эш бара.

2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 60 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 88 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 169 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 143 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 92 йортта;

түбәне төзекләндерү – 90 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 147 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда 746 тапкыр тикшерү уздырылган, 10 хокук бозу очрагы ачыкланган, билгеләнгән вакытка 6 хокук бозу очрагы бетерелгән, бетерелмәгән бозулар ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International