Яшел Үзән муниципаль районында яшәүчеләргә ТКХ өчен исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавы турында

2014 елның 14 марты, җомга

2013 елда Яшел Үзән  муниципаль районында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата  ТР ДТИ ҮИБ белгечләре тарафыннан үткәрелгән планнан тыш (Яшел Үзән шәһәренең Гоголь урамы, 45а йорты һәм Энгельс урамы, 5 нче йорт гражданнарының мөрәҗәгатьләре буенча) тикшерүләр нәтиҗәсендә халыкка җәмгысе 106 294,81 сумлык кире исәпләү башкарылган (кайтарылган).

- Гоголь урамының 45а йортында түләүләрне исәпләгәндә гомуми файдаланудагы биналарның факттагы мәйданнарын узып китүче күрсәткечләр кулланылган. Кире кайтарылган сумма - 103678,31 сум;

- Энгельс урамындагы 5 нче йортта кайнар су өчен түләү 600С температурадан чыгып хисапланган, югыйсә су алу нокталарында суның температурасы нормативка туры килмәгән. Кайтарылган сумма - 2616,5 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International