2014 елгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатларында Чистай ЗТИ ташуга каршы чараларның үткәрелүен тикшерә.

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 18.02.2014 ел, №94 Карарын һәм Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 24.02.2014 ел, №04-14р боерыгын үтәү максатында, Чистай ЗТИ башкарма комитетларның җитәкчеләренә язгы ташуга әзерлек һәм торак йортларны су басудан саклау өчен күрелүче чаралар турында мәгълүмат җиткерүләрен сорап, хатлар юллады.

Язгы ташу нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү буенча башкарма комитетларда чаралар планы эшләнгән һәм торак инспекциясенә тапшырылган.

Җаваплы башкарма комитетлар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары билгеләнгән. 

Су басу мөмкин булган объектлар ачыкланган.

Суны суырту өчен махсус техниканың саны, насосларның, мотопомпаларның, җәлеп ителәчәк янгын техникасының, энергияне саклау буенча автоном, шул исәптән күчмә  чыганакларның  күләме билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International