Чаллы шәһәрендәге идарәче компанияләр белән киңәшмә үткәрү турында

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 12 мартында Чаллы зонасы торак инспекциясенең җитәкчесе Чаллы шәһәрендәге  идарәче компанияләрнең вәкилләре белән 2014 елгы капиталь төзекләндерүнең барышы һәм капиталь төзекләндерү фондын оештыруда күпфатирлы йортларның милекчеләре катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәнең төп темасы идарәче компанияләргә капиталь төзекләндерү фондын оештыруда катнашу һәм күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь төзекләндерүнең Төбәкара программасында катнашу турында аңлатудан гыйбарәт иде. Капиталь төзекләндерү фондын оештыру мәсьәләсендә идарәче компанияләрнең һәм ТМШларның да күпфатирлы йортлардагы торак биналарның милекчеләре белән аңлату эшләре алып баруы мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International