Түбәләрне кардан, боз сөңгеләреннән һәм боз катламыннан чистарту турында.

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары белән берлектә, урынга чыгып, сайланма рәвештә шәһәрдәге торак йортларның түбәләрендәге карның, боз сөңгеләренең һәм боз катламнарының булу-булмавы тикшерелде.

Ачыкланган хокук бозулар буенча 4 идарәче компаниянең вазыйфаи затлары РФ КоАП 7.22 статьясы – торак йортларның түбәләрен һәм балкон кыекларын кешеләрнең гомеренә куркыныч тудыручы кардан, боз сөңгеләреннән һәм боз катламнарыннан вакытында чистарту буенча чаралар күрмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International