Алабуга шәһәрендә КФЙ Советлары рәисләре, йортларның өлкәннәре белән киңәшмә узды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

2014 елның 4 мартында Алабуганың  Яшьләр үзәгендә муниципаль район Башлыгы Геннадий Егорович Емельянов һәм “Алабуга ш.” МБ башкарма комитеты җитәкчесе Р.Н. Әюпов катнашында йортларның өлкәннәре белән киңәшмә булып узды. Җыелышка шулай ук Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, торак инспекциясе вәкилләре, идарәче оешмалар һәм ТМШларның, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләре чакырылган иде. Чарада Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры, “ЕПТС” ААҖ директоры һәм “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ директоры урынбасары чыгыш ясады. Җыелыш барышында шулай ук йортларның өлкәннәре дә сүз алды, алар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Җыелышта шәһәр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчелегенә сораулар җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International