Беренче чагыштырмача җылы көннәрдә күпфатирлы йортларның түбәләрендә боз катламнары һәм боз сөңгеләре барлыкка килде, алар, әлбәттә, үтеп баручыларның һәм йортларда яшәүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян белән яный.
Алабуга зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә үткәрелгән тикшеренүләр барышында барлык идарәче оешмаларның да йорт яны территорияләрен, түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән арындыру буенча чараларны үз вакытында башкармавын раслаучы күп кенә хокук бозу очраклары ачыкланды.
Торак фондын эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ, “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ, “Жилсервис” ҖЧҖ идарәче оешмаларының җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылды, хокук бозуларны бетерү турында 22 күрсәтмә бирелде.