Бөгелмә шәһәре прокуратурасы 2014 елның 3 мартында “Дәүләт контролен һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы 294-ФЗ кысаларында эшләү мәсьәләләре, һәм шулай ук гражданнарның “РФ гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59-ФЗ нигезендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясен тикшерде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөрәҗәгатьләрнең һәм инспекторларга йөкләнгән башка функция йөкләмәләренең күп булуына карамастан, шәһәр прокуратурасы БЗТИ эшендә хокук бозуларга тап булмады.