Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамы буенча 10 нчы йортта яшәүчедән кергән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 2.11 статьясы – Татарстан Республикасының фатирчыга башта “капиталь төзекләндерү”, ә аннан соң “найм” статьясы буенча нигезсез түләүләр исәпләү фактына карата гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү законнарын бозу нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Мөрәҗәгатьне карау барышында шикаятьченең төзелгән социаль ипотека килешүе нигезендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына фатирдан файдаланган өчен ай саен түләп барганлыгы ачыкланды.
Түбән Кама шәһәренең җәмәгать суды карары белән “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры 4000 сум штраф күләмендәге административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча шикаятьчегә “капиталь төзекләндерү” һәм “найм” статьялары буенча гомуми суммасы 14763,0 сумлык түләүләрне кире исәпләү башкарылды.