Парламент тыңлауларында ТКХ өлкәсендәге идарәче компанияләрне лицензияләүнең киләчәге хакында сөйләштеләр

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм ТКХ буенча комитеты “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне лицензияләү турында”   парламент тыңлауларын үткәрде. Чарада Дәүләт Думасы депутатлары, тармак һәм төбәкара министрлыклар һәм ведомстволар, Федерация субъектларының хакимиятләре, җәмәгатьчелекләр һәм ТКХ өлкәсендәге идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.

Закон проекты белән лицензияләү аша катгый дәүләт контролен булдыру күздә тотыла, чөнки үзлектән көйләнү белән алданрак кулланылган алым барып чыкмады. Г.Хованская сүзләренә караганда, ТКХ өлкәсендәге проблемалар бик җитди: аларның беренчесе – торак фондының торышы; икенчесе – торак фонды белән идарә итүдәге белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсе бик түбән булу; өченчесе – милекчеләрнең һәм соцнаймчыларның элекке дәүләт торак фондындагы мәнфәгатьләре каршылыгы; дүртенчесе – муниципаль хакимиятләр тарафыннан көндәшлеккә каршы килү, - бу торак белән идарә итү базарындагы һәм тулаем торак-коммуналь хуҗалыктагы вәзгыятьнең кискенләшүенә китерде дә инде.

Фракция фикеренчә, “ТКХ өлкәсендә көндәшлек базары килеп чыкмады”, ә бу өлкәдәге исәпләшмәүләрнең үсүе социаль киеренкелеккә китерә һәм дәүләт катнашуын таләп итә. М.Шаккум сүзләренә караганда, лицензияләү һәм оста идарә итү аркасында бу хәлдән котылырга мөмкин, система бары тик шулай гына “җитәрлек күләмдә нәтиҗәле эшли ала”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International