Сак булыгыз, боз сөңгеләре!

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Беренче чагыштырмача җылы көннәр күпфатирлы йортларның түбәләрендә  боз сөңгеләренең һәм боз катламнарының барлыкка килүенә сәбәп булды, бу исә, үз чиратында, узып баручыларның һәм йортларда яшәүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян белән яный.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмаларның барысы тарафыннан да түбәләрне үз вакытында кардан һәм боз катламыннан чистарту буенча чаралар күрелмәвен раслаучы күп санлы хокук бозулар ачыкланды.

Торак фондны эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен “Уңайлылык 4” ҖЧҖ ИК, “Безнең йорт 2” ҖЧҖ ИК, “ТЭИ ИК №3” ҖЧҖ, “ТЭИ ИК 1” ҖЧҖ идарәче оешмаларының җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылды, хокук бозуларны бетерү турында 13 беркетмә бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International