Әлмәт шәһәрендә йортларның өлкәннәре катнашында киңәшмә булып узды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

27 февральдә Яшьләр үзәгендә  Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм “Әлмәт ш.” МБ башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков катнашында йортларның өлкәннәре белән киңәшмә булып узды. Җыелышка шулай ук Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, торак инспекцияcе вәкилләре, идарәче оешмаларның һәм ТМШ, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләре чакырылган иде. Чарада  Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры, “АПТС” ААҖ директоры һәм “Әлмәт-Су каналы” генераль директоры чыгыш ясады. Җыелыш барышында шулай ук йортлар буенча өлкәннәр дә сүз алды, алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Фикер алышуда шулай ук шәһәр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчелегенә сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International