КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 28 феврале, җомга

2014 елның 28 февраленә карата 34 муниципаль райондагы 284 күпфатирлы йортта эшләр башланган. 9 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Теләче) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән  барлык йортларда да бара.

2014 елгы капиталь төзекләндерү эшләре башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 40 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 68 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 125 йортта;

субүлгеч системасын төзекләндерү – 93 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 68 йортта;

түбәне төзекләндерү – 64 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 85 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларны тикшерү буенча 688 чара үткәрелде, 8 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар хәзерге вакытта ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International