2014 елның 21 февраленә карата 28 муниципаль райондагы 249 күпфатирлы йортта эшләр башланган. 7 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Биектау, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе) капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да эшләр бара.
Эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 38 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 55 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 105 йортта;
су бүлү системасын төзекләндерү – 77 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 51 йортта;
түбәне төзекләндерү – 53 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 79 йортта.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда 679 тапкыр тикшерү үткәрелде, 8 хокук бозу очрагы ачыкланды. Бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.