Чистай зонасы торак инспекциясе үз карамагындагы муниципаль районнарның Башкарма комитетларын планлы рәвештә тикшерә башлады.

2014 елның 21 феврале, җомга

2014 елның 17 февралендә, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә, ЧЗТИ Спас муниципаль районы Башкарма комитетын документлар ягыннан планлы рәвештә тикшерүгә кереште. 

Тикшерү барышында торак законнарының торак бинаны торак булмаган бинага күчерү; торак биналарны үзгәртеп кору һәм кире планлаштыру; торак бинаны яшәү өчен яраклы дип табу өлешендә документларны рәсмиләштерүдә хокук бозулар ачыкланды. Шулай ук әлеге муниципаль хезмәтләрне күрсәтүгә административ регламентларның РФ Торак кодексына туры килмәвенең аерым очраклары ачыкланды.

 Ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International