2014 елның 14 февралендә Менделеевск муниципаль районында Менделеевск муниципаль районы Башлыгы Привалов Игорь Анатольевич җитәкчелегендә идарәче һәм подрядчы оешмаларның җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде. Анда Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы Р.В. Әхмәдиев катнашты. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2014 елда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүнең җитешсезлек исемлекләрен әзерләү һәм проект-смета документларын эшләү;
- 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышында эшләрне башкару сыйфатының һәм куркынычсызлык техникасының бозылуы;
- 2014 елда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләрен оештыру;
- контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә Алабуга зонасы торак инспекциясе эшчәнлеге.