Чаллы шәһәре, ТР Тукай районы һәм ТР Актаныш районы прокуратурасы, Чаллы зонасы торак инспекциясе белгечләре белән берлектә, идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең газ белән тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлегендә тиешле таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.
Чара барышында күпфатирлы йортларның тышкы ягына урнаштырылган газүткәргечләрнең торышы, техник хезмәт күрсәтүнең һәм фатир эчендәге газ белән тәэмин итү җайланмаларын төзекләндерүнең сыйфаты, шулай ук күпфатирлы торак йортлардагы җилләтү каналларының махсус оешмалар тарафыннан тикшерелүе нәтиҗәләре буенча материаллар тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Тукай районының “Ышаныч” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе һәм ТР Актаныш районының “Яран” ТМШ вазыйфаи затларына карата тышкы яклардагы газүткәргечләрне тиешенчә карап тотмау һәм махсус оешмалар белән тиешле килешүләр төземәү буенча административ эшләр ачылды.