Түбән Кама шәһәрендә ТКХ хезмәтләре өчен явызларча түләмәүчеләргә карата яңа ысуллар белән көрәшә башладылар

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәрендә берничә идарәче компания (Вокзальная-1 ИК” ҖЧҖ, директоры Мөхлисуллин А.С., Стройхимсервис, ҖЧҖ ТКХ ИК, директоры - Бельский А.В.) ТКХ хезмәтләре өчен явызларча түләмәгәннәргә карата беренче тапкыр яңа ысуллар белән көрәшә башлады.

Фатирның үзенә кермичә генә, махсус җайланма ярдәмендә, әҗәтлеләрнең фатирларында канализация томалана. Бу эш автоном башкарыла: түбәдәге канализация торбасы аша шланг төшерелә, оператор өстән монитор аша күзәтеп, томалагычны тиешенчә юллый. Шулай итеп, инде 20 фатир канализация системасыннан өзелгән.

Гамәлдәге законнар нигезендә, өзәр алдыннан әҗәтлеләргә хәбәр салына, шуннан соң өзәргә 3 көн кала башкарылачак чаралар турында тагын җиткерелә. Әгәр дә кисәтүләрдән соң да ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар капланмый икән – фатирдагы канализация томалана. Әҗәтне тулаем каплаган очракта гына томалагычтан котылырга мөмкин. Әйтик, бурычларын түләп бетергән 5 фатир канализация системасына кире тоташтырылган.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе өзүләрнең законлы булуын контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International