Әлмәт Координацияләү советында ТКХ проблемалары хакында сөйләштеләр

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне булып узган Координацияләү советы утырышында советның сәркатибе Әлмәтнең торак-коммуналь өлкәсенең җитди проблемаларына тукталды. Координацияләү советының беренче утырышыннан соң узган бер ай эчендә шәһәр прокуроры һәм аның урынбасарлары, идарәче компанияләрнең һәм ресурс җиткерүче предприятиеләрнең җитәкчеләре белән ике дистәдән артык очрашу үткәрелгән. Әлеге очрашуларның нәтиҗәләре буенча Координацияләү советының эш планы төзелгән. Планга идарәче компанияләрнең советларын, пилот проектлары буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнәрне булдыру,  социаль торакны инвентаризацияләү, идарәче компанияләрдәге кадрларны аттестацияләү, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты хисабы һәм идарәче компанияләрнең эшенә һәм күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы  мәсьәләләр буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында Әлмәт зонасы торак инспекциясенең чыгышы кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International