Фәрит Мөхәммәтшин: "Без кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга тиеш”

2014 елның 14 феврале, җомга
Әлеге чараның төп максаты – гражданнарны борчыган проблемаларны ачыклау, аларны хәл итү юлларын “Бердәм Россия” партиясе, хакимият һәм гражданлык җәмгыятьләре институтлары катнашында эзләү һәм табу.

Бүген партиянең төбәк Тарафдарлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, форумда алтмышлап иҗтимагый һәм яшьләр оешмаларыннан 200ләп кеше катнаша. “Без бергә булганда гына бүгенге көнебез өчен тыныч була һәм якты киләчәккә бара алабыз”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы тарафдарлар советының илдә зур оешмалардан саналуын әйтте. “Форумга “Без бергә!” дип исем бирелү дә юкка түгел - ул ныклап уйланылган. Без кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга тиеш”, - диде спикер. Ул әлеге форумны зур эшләрнең башы гына булуын, аңа зур өметләр баглауларын әйтте. Анда көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышачакларын һәм проблемаларны хәл итү юлларын табачакларын хәбәр итте.

Татарстан парламенты башлыгы үз чыгышында республиканың иҗтимагый-сәяси һәм икътисади торышы белән таныштырып үтте. Ул 2014 елның үзенчәлеге яңа сайлау циклына керү белән бәйле булуын, аның яңа законнар кабул ителү һәм сәяси тормышның демократлаштырылу шартларында узачагын белдерде. “Кешеләр сайлауларда катнашканда барысыннан да хәбәрдар булырга, ни өчен теге яки бу партия өчен тавыш биргәнлеген аңларга тиеш”, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Форум кысаларында торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган бәхәс мәйданчыклары эшләде. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча киләсе сайлау кампаниясе кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең өстенлекле эш юнәлешләре билгеләнде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International