2014 елның 14 февраленә карата 24 муниципаль райондагы 208 күпфатирлы йортта эшләр башланган.
2014 елгы капиталь төзекләндерү программасы башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 33 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 50 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 95 йортта;
субүлгеч системасын төзекләндерү – 69 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 34 йортта;
түбәне төзекләндерү – 40 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 67 йортта.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күпфатирлы йортларны 624 тапкыр тикшерде, 2 хокук бозу очрагы ачыкланды.