Аңлатма

2014 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә еш кына “ГЙКЯ (гомумйорт кирәк-яраклары) - Су бүлү” өчен түләүне исәпләү мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керә.  

Күпләр, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Коммуналь хезмәтләрне  күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы   16.04.2013 ел, № 344 карары белән 2013 елның 1 июненнән су бүлү өлешендә гомумйорт кирәк-яракларына тотылган коммуналь хезмәт өчен түләү бетерелде, дип саный.

Шуңа бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне аңлатабыз:

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Коммуналь хезмәтләрне  күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 16.04.2013 ел, № 344 Карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  06.05.2011ел, № 354 Карарындагы 4 пунктның в) пункт өлешеннән (су бүлү, ягъни торак йорттан (йорт биләмәсеннән), күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган биналардан, шулай ук күпфатирлы йортның гомуми милкенә караган биналардан су бүлүнең үзәкләштерелгән челтәрләре һәм йорт эчендәге инженерлык системалары буенча  көнкүреш җыентыкларын чыгару) “һәм шулай ук күпфатирлы йортның гомуми милкенә караган биналардан” сүзләре төшереп калдырылды, ә 40 п. түбәндәге редакциядә бәян ителде: “күпфатирлы йортта коммуналь хезмәтләрдән (ягулык буенча коммуналь хезмәтләрдән гайре) файдаланучы, күпфатирлы йорт белән идарә итүнең сайланган ысулының нинди булуына карамастан, коммуналь хезмәтләргә түләү составында кулланучыга торак яисә торак булмаган бинада күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр һәм күпфатирлы йорттагы гомумфайдалану милкеннән файдалану барышында кулланылган коммуналь хезмәтләр (алга таба – гомумйорт кирәк-яракларына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр)  өчен дә түли”.

Шул ук вакытта су бүлү буенча коммуналь хезмәт өчен түләүне төшереп калдыруга бернинди дә сылтамалар юк.

Шулай итеп, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.04.2013 ел, № 344 Карары белән, бары тик гомумйорт кирәк-яракларына, шул исәптән, су бүлү буенча  күрсәтелүче коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Ә атап әйткәндә, 2013 елның 1 июненнән хисап чорында кулланучылар арасында бүленә торган гомумйорт кирәк-яракларына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең күләме гомумйорт кирәк-яракларына күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрне куллану нормативыннан чыгып исәпләнгән коммуналь хезмәт күләменнән артып китә алмый.

     Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 Карары белән расланган Милекчеләргә һәм күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 46, 47 пункт өлешләре нигезендә, әгәр дә хисап чорында гомумйорт кирәк-яракларына күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләмен исәпләгәндә,  хисап чоры өчен коллектив (гомумйорт) исәп җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән коммуналь ресурс күләменең әлеге хисап чорында барлык торак һәм торак булмаган биналардан файдаланучыларга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең шәхси исәп җайланмалары күрсәткечләреннән һәм тиешле коммуналь хезмәт төрен куллану буенча нормативлардан чыгып билгеләнгән күләмнәренең суммасыннан ким булуы ачыкланса,  “ГЙКЯ-Су бүлү” өчен түләү исәпләнми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International