Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан муниципаль районга караган Башкарма комитетларны планлы тикшерү башланды

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның 3 февралендә, юридик затларны ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерү планы буенча, ЧЗТИ планлы рәвештә Аксубай районы Башкарма комитетының документларын тикшерүгә кереште.

Тикшерү барышында торак бинаны торак булмаган бинага күчерү; торак биналарны үзгәртеп кору һәм кире планлаштыру; торак бинаны яшәү өчен яраклы дип табу буенча   документларны рәсмиләштерү өлешендә торак законнарын бозу очраклары ачыкланды. Шулай ук муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең административ регламентларының РФ Торак кодексына туры килмәвенең аерым очраклары билгеле булды.

Ачыкланган бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International