2014 елда юридик затларны һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан расланган тикшерү планы нигезендә, Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2014 елның 22 гыйнварыннан 2014 елның 27 гыйнварына кадәр Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының эшчәнлеге тикшерелде.
Тикшерү барышында җирле үзидарә органы вәкаләтләренә караучы, ә атап әйткәндә, муниципаль фондны исәптә тоту, торак биналарны торак булмаган биналарга һәм торак булмаган биналарны торак биналарга күчерү карарларын кабул итү; торак биналарны үзгәртеп кору һәм кире планлаштыруны килештерү; муниципаль торак фондындагы торак биналарны билгеләнгән тәртиптә яшәү өчен яраксыз дип табу; муниципаль торак контролен башкару; энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетына ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча 4 күрсәтмә бирелде.