Алабуга муниципаль берәмлеге башлыгы халык белән очрашып, ТКХ мәсьәләләре хакында сөйләште

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

2014 елның 3 февралендә шәһәр хакимиятендә Алабуга  муниципаль берәмлеге башлыгы Г.Е. Емельянов халык белән очрашты, сөйләшү торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә багышланды, капма-каршы элемтәдә халыктан шалтыратулар да кабул ителде. Киңәшмәдә Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы Әхмәдиев Рәфыйкъ Вәгыйз улы катнашты. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча гражданнардан 35 мөрәҗәгать кабул ителде.

2014 елның 3 февралендә, 14.00 сәгатьтә Алабуга шәһәренең Шәһәр Мәдәният сараенда Алабуга муниципаль берәмлеге башлыгы Г.Е. Емельянов КФЙ Советлары рәисләре белән очрашты, чара барышында районның социаль-икътисади үсеше һәм ТКХ өлкәсе проблемалары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International