КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 7 феврале, җомга

2014 елның 7 февраленә карата 22 муниципаль райондагы 182 күпфатирлы йортта эш башланган.

2014 елгы капиталь төзекләндерү программасы башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 30 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 47 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 89 йортта;

субүлгеч системасын төзекләндерү – 57 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 30 йортта;

түбәне төзекләндерү – 32 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 55 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 604 тикшерү үткәрелде, 2 хокук бозу очрагы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International