ТР Чаллы шәһәренең Җәмәгать суды йортның гомуми кирәк-яракларын салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүгә түләүләрне РФ Хөкүмәтенең 16.04.2013 ел, 334 номерлы Карары таләпләрен бозып исәпләве факты буенча, Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 2.11 статьясы нигезендә, “Паритет” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затын административ җаваплылыкка тартты, атап әйткәндә, түләүләрне исәпләгәндә, аңа өйалды баскычларының һәм подвалларның да мәйданы кертелгән булган. Йортның гомуми кирәк-яракларын салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүне хисаплаганда әлеге мәйданнар исәпкә алынмый.
Йортның гомуми кирәк-яракларын салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләрне исәпләгәндә мәйданнарны зурайту факты буенча “Паритет” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең җитәкчесе, Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 2.11 статьясы нигезендә, административ җаваплылыкка һәм 4000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.
2014 елның 30 гыйнварында ТР Чаллы шәһәре суды 2013 елның 25 декабреннән булган Чаллы шәһәренең Җәмәгать суды карарын үзгәрешсез калдырды.