Лениногорскида ТР Дәүләт Советы Президиумының “Лениногорск муниципаль районының халыкка торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә эш тәҗрибәсе турында” күчмә утырышы булды.

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Лениногорскида ТР Дәүләт Советы Президиумының “Лениногорск муниципаль районының халыкка торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә эш тәҗрибәсе турында” күчмә утырышы булды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, ТР муниципаль районнары башлыклары катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Президиум карарының әзерләнгән проекты нигез буларак кабул ителгән. Анда ТРда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә максатчан программаларны тормышка ашыру торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә вазгыятьне стабильләштерергә, хезмәтләрнең сыйфатын һәм торак-коммуналь хезмәтләре системасы нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек биргән, диелә. Документта ТР Министрлар Кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кайбер мәсьәләләрне җайга салу буенча киңәшләр бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International