Чибис: ИК лицензияләү турындагы проект РФ хакимиятенә тапшырылачак

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Мәскәү, 27 гыйнвар — РИА Новости. Күпфатирлы йортларның идарәче компанияләрен лицензияләү турындагы закон проекты 30 гыйнварга хәтле РФ хакимиятенә тапшырылачак, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис.

“Закон проекты буенча лицензиянең вакыты чикләнмәячәк һәм ул РФ субъектларын дәүләт торак күзәтүе органнары тарафыннан биреләчәк”, — диде чиновник Федерация Советының федератив корылыш, төбәкара сәясәт, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты утырышында.

Аның сүзләренә караганда, әгәр дә идарәче компания ел дәвамында күпфатирлы йорт белән идарә итүдә җибәрелгән ялгышлар буенча ике тапкыр административ җаваплылыкка тартыла икән, шул ук вакытта карар законлы көченә дә керсә, ул вакытта әлеге компания күпфатирлы йорт белән идарә итү хокукыннан азат ителәчәк.

Чибис аныклап үткәнчә, әгәр дә ИК үзенең күпфатирлы йортларының гомуми саныннан 15 % ыннан да күбрәк өлеше белән идарә итү хокукын югалта икән, ул вакытта әлеге компания барлык идарә итү объектлары буенча лицензиядән өч елга, ә аның җитәкчесе квалификациясеннән мәхрүм ителәчәк һәм махсус федераль реестрга кертеләчәк.

Министр урынбасары лицензияләү турындагы закон проекты белән идарә итү ысулын һәм идарәче компанияне сайлау өлешендә гомумйорт җыелышларын үткәрүдәге ялган беркетмәләр өчен җинаять җаваплылыгын кертүне планлаштырылуын да билгеләп узды.  “Без лицензия 2014 елның июлендә үк кертелер дип уйлыйбыз”, — диде ул.

Алданрак Дәүләт Думасының ТКХ буенча комитеты рәисенең урынбасары Павел Качкаев ТКХ өлкәсендәге идарәче компанияләрне лицензияләү турындагы законның Дәүләт Думасы тарафыннан язгы сессия азагына кадәр кабул ителергә тиешлеген һәм агымдагы елның июнь аенда үз көченә керү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Ул шулай ук күчеш чорының каралуын да билгеләгән иде. Якынча бер ел эчендә  идарәче компанияләр лицензия алып, квалификация имтиханнарын тапшырырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International