Әлмәт муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Координацияләү советы булдырылды.
2014 елның 16 гыйнварында советның беренче утырышы узды. Координацияләү советын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкләде.
Әлеге совет Әлмәт шәһәре прокуратурасы тәкъдиме белән оештырылды. Ул, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрне караганда, җирле үзидарә органнарының, коммуналь комплекс оешмаларының, КФЙ биналары милекчеләренең, идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның, хокук саклау органнарының, контроль-күзәтчелек органнарының, иҗтимагый оешмаларның, финанс контроле органнарының үзара бәйләнешен булдыру максатларында киңәшләшү өчен оештырылган коллегиаль органы булып тора.
Координацияләү советының рәисе – район башлыгы Мәҗит Салихов. Совет составына район башкарма комитеты, Әлмәт шәһәре прокуратурасы, Әлмәт зонасы торак инспекциясе, Роспотребнадзор, Россия ЭЭМ Әлмәт районы бүлеге, “Татнефть” ААҖ, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, БХҮ вәкилләре керде.