Яр Чаллы шәһәрендә “Домико” идарәче компаниясе директоры халыкның салкын кайнар суга шикаятьләре аркасында административ җаваплылыкка тартылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 17а/24 нче йортта кайнар су температурасының билгеләнгән нормаларга туры килмәве ачыкланган. Әйтик, гариза бирүчеләрнең берсенең кухнядагы суы +57,5 градуска кадәр генә җылынган, ә ванна бүлмәсендә - +54,2 градуска кадәр.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге нормативлар нигезендә, кайнар су температурасы Цельсий буенча +60 тан +75 градуска кадәр булырга тиеш.
Сыйфат таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен, РФ КоАПның 7.23 маддәсе кысаларында идарәче компания җитәкчесенә 5 мең сум штраф салынган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте