Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар республика Хөкүмәтенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Хисап белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Хөкүмәт башлыгы үз чыгышында сәламәтлек саклау, мәгариф, эшкә урнашуга ярдәм һәм социаль өлкәләрдә төбәкне үстерү буенча төп казанышларны һәм планнарны, шулай ук мәдәният һәм яшьләр белән эшләү кебек мөһим өлкәләрдә яктыртты.
Төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында масштаблы эшләр башкарылды: 882 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, “Наш двор” программасы буенча 677 ишегалды территориясе яңартылды, шулай ук 63 җәмәгать урыны төзекләндерелде, алар арасында 44 парк һәм сквер. Агымдагы 2026 елга 3 565 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган, моңа 146,5 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Хисапны тәкъдир иткәннән соң депутатлар премьер-министрга сораулар бирү мөмкинлегенә ия булды. Аларның берсе Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләренә кагылды.
Алексей Песошин аңлатканча, түләү күләме турыдан-туры куллану күләменә бәйле. Ул шулай ук хөкүмәт тарафыннан тикшерүләр үткәрелүен, алар барышында түләү документлары өйрәнелүен хәбәр итте. Артык түләүләр ачыкланган очракта, акчалар гражданнарга кире кайтарылды. Түләүләрнең дөреслеген тикшереп тору Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан дәвам итә.
Докладныңтулы тексты
ТР ДС утырышының видеоязмасы
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте