Татарстанның Торак инспекциясе Казанда, Чаллыда һәм Питрәч районында күп фатирлы йортлар белән идарә итүгә дәгъва кылучы идарәче компанияләрнең гаризаларын карады. Әмма, карау нәтиҗәләре буенча, идарәче компанияләргә әлеге объектлар буенча лицензияләр реестрына кертүдән кире кагылды.
Аерым алганда, “Светлый” ИК ҖЧҖ Питрәч районы Көек авылында 22 нче Мәктәп кварталы урамы буенча урнашкан 1 нче йорт белән идарә итә алмаячак. “ДОМиКО” ИК ҖЧҖ Яр Чаллыда Жданов урамындагы 11 нче йортны идарәгә алмаячак.
Казанда берьюлы берничә идарәче компания кире кагу алды:
- “Пик-Комфорт Профи” ҖЧҖ Таҗетдинов урамындагы 5 нче һәм 6 нчы корпусларның 7 нче йортлары белән идарә итмәячәк.
- “ДОМУС” ИК” ҖЧҖ Маршрутная урамындагы 2 нче корпус 15 нче йортны идарәсенә алмаячак.
- “УК "Жилище и комфорт” ҖЧҖ Ноксинский спуск урамындагы 16 нчы йорт белән идарә итмәячәк.
- “УК “ЖК “Видный” ҖЧҖ Айдаров урамындагы 26 нчы йортны идарәгә алмаячак.
Баш тартулар еш кына милекчеләрнең гомуми җыелышларын үткәргәндә һәм документларны рәсмиләштергәндә хокук бозулар белән бәйле: ТКХ системасында актуаль мәгълүматны урнаштырмау, гаризаларда һәм документларда хаталар очрый, мәсәлән, гомуми җыелыш беркетмәсендәге мәйдан БДКМРНнан өземтәгә туры килми, гаризадагы тулы булмаган белешмәләр, дөрес таныкланмаган документлар (таныклау датасы, вазыйфасы, ФИО юк).
Татарстан Торак инспекциясе гомуми җыелышларны ТКХ ГИС платформасында уздырырга киңәш итә. Бу идарәче компанияне сайлау процессының үтә күренмәлелеген гарантияли.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте