Сезнең йортта электр щиткалары ачылганмы? Күпме вакыт? Срок та әһәмиятле. Әгәр бер ай икән, димәк, бу вакыт эчендә идарәче оешма хезмәткәрләре йортны тикшермәгән. Тикшергән очракта алар электр щиткаларын япкан булырлар иде.
Ачык ишекләр электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза һәм кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Кем дә булса очраклы рәвештә яки махсус рәвештә ток үткәрүче өлешләргә кагылырга мөмкин, бу җәрәхәт яки үлемгә китерәчәк.
Мондый куркыныч Түбән Кама шәһәрендә Тынычлык проспекты буенча 28 нче йортта яшәүчеләргә дә яный. Һәм ачык щитлар - бу күп хокук бозуларның берсе генә. Торак инспекторы йортта 15 хокук бозу очрагын ачыклаган: чормада ут юк, түбәдән су ага, яңгыр канализациясе төзек түгел, баскыч мәйданчыкларында законсыз кладовойлар һәм велосипедлар саклау, контейнер мәйданчыгында чүп-чар, чүп җыю өчен контейнерлар аз, механикалаштырылган кар җыю вакытында балалар мәйданчыгындагы эскәмияләр һәм комлык ватылган һәм башкалар.
Барлык хокук бозуларда да “Эйбэт” ИК ҖЧҖ директоры урынбасары гаепле дип табылды, аңа 55 мең сум штраф салынды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте