“Центр ЖКХ и С” статусын ике тапкыр раслады

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясендә Лениногорск идарәче компаниясенә карата административ эшләрне карау төгәлләнде. Беренчесе Садовая урамындагы 10 нчы йортта яшәүченең подвалны су басу турындагы мөрәҗәгате нигезендә кузгатылган. Күңелсез ис һәм югары дымлылык халык өчен уңайсызлык тудырды, ә үтәли җилләтү булмау вәзгыятьне катлауландырды. Нәтиҗәдә идарәче компания директорына подвалны тиешенчә тотмаган өчен 25 мең сум штраф салынган.

Моряков, Куйбышев, Тукай урамнары һәм Ленин проспекты буенча йорт яны территорияләренең торышы канәгатьләнерлек булмаган өчен тагын 25 мең сум күләмендә штраф салынган. Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, шәһәр буенча рейд үткәреп, ишегалларында кар һәм бозлавык туплануын ачыклаган.

“Центр ЖКХ и С” ИК ҖЧҖ эшчәнлеге Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында җитди борчу тудыра. Агымдагы елның беренче кварталында торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүгә анализ ясалганча, лениногорскилылар әлеге идарәче компания эшенә системалы рәвештә түбән бәя бирәләр. Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР Хезмәтләре” мобиль кушымтасында узган ел милекчеләр берничә тапкыр үз канәгатьсезлекләрен белдерделәр.  “Центр ЖКХ и С” эше шәһәр халкы тарафыннан 3,46 баллга гына бәяләнде, шәһәр буенча уртача күрсәткеч - 3,98.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International