ИКне алыштыру турында беркетмәләр килде

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясенә күп фатирлы унҗиде йортта торак милекчеләренең карарларын раслаучы документлар пакеты килде. Гомуми җыелышларда каралган төп мәсьәлә йортлар белән идарә итәчәк яңа оешмаларны сайлау булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча, республиканың төрле торак пунктларында яшәүчеләр түбәндәге идарәче компанияләр файдасына сайладылар:

  • Арчада, Вагыйзовлар урамы буенча 3,4 корпусның 3К/1 йортында идарә “УК Арского района” ҖЧҖнә күчә.
  • Питрәч районының Яңа Шигали авылында Рәсәй Герое Дамир Исламов урамындагы 1,2 нче корпусның 2 нче йортын милекчеләр “Сервис и Комфорт” ҖЧҖ сайлаган.
  • Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Ленин урамындагы 19 нчы йортка “ЭлиСС” ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк.
  • Казанда берничә йорт өчен яңа идарәче оешмалар сайланды:

- Гадел Кутуй урамындагы 85а йорт “УК Вектор” ҖЧҖнә ышанып тапшырылды.

- 110д йорт 1 корпуста яшәүчеләр шулай ук “УК Дружный двор” ҖЧҖне сайладылар.

- Шаляпин урамындагы 26нчы йорт 2нче корпус өчен “ЮНИТ Сервис Казан” ҖЧҖ сайланды.

  • Түбән Камада, Шинников проспекты буенча 64а йортта идарәне “Эйбэт” ИК ҖЧҖ башкарачак.
  • Биектау районы да активлык күрсәтте:

- Биектау бистәсендәге Совхозная урамындагы 32, 37 нче йортлар “Профессиональная жилищная компания” ҖЧҖ карамагында булачак.

- Күршедәге 33 нче йорт “УК “Высокая Гора” ҖЧҖне сайлады.

  • Питрәч районының Питрәч авылында, Казан урамында (16Б/3,16 Б/4,16 б/5 номерлы йортлар) милекчеләр “Актачы-К” ИК ҖЧҖнә өстенлек биргәннәр.
  • Яр Чаллы шәһәре шулай ук яңа идарәчеләрне билгеләде:

- Шатлык урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр “УК Автозаводский” ҖЧҖне сайладылар.

- Жданов урамындагы 11 нче йортка “ДОМиКо” ИК ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк.

 

Без сорау белән мөрәҗәгать итәбез: милекчеләр чыннан да сайлау ясадымы?

Әгәр сез санап үтелгән йортларның берсендә фатир хуҗасы булып торасыз һәм күрсәтелгән идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмыйсыз, тавыш бирмисез һәм бюллетеньгә кул куймыйсыз икән, зинһар, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез.

Моннан тыш, әгәр дә сезнең имзалар ялганланган дип уйларга нигезегез бар икән, сез тикшерү үткәрү һәм тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тулы хокуклы.

Сезнең активлыгыгыз безгә күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә законлылыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International