Узган атнада торак инспекторлары 58 күпфатирлы йортта тикшерү уздырган. Тикшерү барышында 12 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Шулай итеп, “СК “Продом” идарәче компаниясе директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Сәбәбе - Яр Чаллыда Мәскәү проспекты буенча 37б номерлы йортны тиешенчә карап тотмау. Әлеге беркетмә буенча административ эш кузгатылачак.
Гомумән алганда, административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча 531 мең сумлык 26 штраф билгеләнгән.
Шундый штрафларның берсе, 50 мең сум, “Татпромтек” ТЭК ҖЧҖ директорына билгеләнде. Яр Чаллыда Илнар Маннанов урамындагы 6 нчы йортта чүп үткәргечнең һәм чүп кабул итү камерасының канәгатьләнерлек булмавы нигез булды.
Моннан тыш, хокук бозуларны булдырмау турында 141 кисәтү игълан ителде. Мәсәлән, “Татэнерго”АҖ - “Түбән Кама җылылык челтәрләре” социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдән соң кисәтү алды. Түбән Камада Корабельная урамындагы 21А һәм Төзүчеләр проспектындагы 8б йортларда яшәүчеләр су торбаларын ремонтлаганнан соң йорт яны территориясен төзекләндермәүләренә зарланды. Хезмәт күрсәтүчегә икенче кисәтү Түбән Каманың Чабьинская урамындагы 5 нче йортта кайнар суның норматив булмаган температурасы өчен бирелгән. Бөгелмә районында коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр дә кисәтүләр алды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте