Күпсанлы штрафлар вирусы коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә дә таралды. Элегрәк без идарәче компанияләр 1 көн эчендә ким дигәндә 2 штраф ала дип язган идек, хәзер исә административ җәзалар дулкыны ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны да каплады. Ачык мисал - “Таткоммунэнерго” РПО” АҖ, ул ике тапкыр КоАП 7.23 маддәсенең 2 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган.
Беренче штрафны, 30 мең сум күләмендә, “Таткоммунэнерго” Менделеевскида Чоловский урамындагы 3 нче йортта су баскан өчен алды. Барлык фатирларны, җиһазларны һәм кием-салымны сеңдергән канализация исеннән өметсезлеккә бирелеп, яшәүчеләр Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннәр.
Урынга килгән инспекторлар шаккаткыч күренешкә юлыктылар: буа торган ис һәм подвалдагы гаять зур агынты су бассейны аркасында су агызу системасын карап чыгу мөмкин түгел иде.
“Нептун+” идарәче компаниясе директоры аңлатканча, проблеманың сәбәбе хезмәт күрсәтүчегә караган тышкы челтәрләр коесы терәкләрендә ята. “Нептун+”ның терәкне бетерү таләбе белән ике тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, “Таткоммунэнерго” бернинди гамәлләр дә кылмады. Нәтиҗә - штраф.
Татарстан урамындагы 17 нче йортта кайнар суның түбән температурасы өчен Менделеевск энергорайоны директоры вазыйфаларын башкаручы 5 мең сумга хөкем ителде. 60-75 градус урынына халык +53 градустан +58 градуска кадәр температуралы су алган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте