“Элемент” ИК эшен дәвам итәчәк

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе “УК “ЭЛЕМЕНТ” ҖЧҖ лицензиясен биш елга - 2031 елның 28 апреленә кадәр озайту турында карар кабул итте. Димәк, идарәче компания киләчәктә дә йортларга хезмәт күрсәтә һәм үз яшәүчеләренә уңайлылык тәэмин итә алачак.

Башта вәзгыять алай ук күңелле түгел иде. Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (ДИС ТКХ) мәҗбүри мәгълүматны урнаштырмау белән бәйле кайбер хокук бозулар аркасында Инспекция лицензияне озайтудан баш тартты. Бу җитди хокук бозу, чөнки мәгълүматның үтә күренмәлелеге һәм аңлаешлылыгы - яшәүчеләр һәм идарәче компания арасында ышаныч нигезе.

“УК “ЭЛЕМЕНТ” судка кадәр дәгъва белдерде һәм хаталар өстендә эш уздырды. Материалларны кабат караганда Торак инспекциясе барлык җитешсезлекләрнең бетерелгәнлегенә инанды һәм лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында карар кабул итте. Бу хакта мәгълүмат лицензияләр реестрына кертелгән инде.

Конструктив диалог һәм хокук бозуларны бетерү барлык яклар өчен дә уңай нәтиҗәгә китерә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International